«Адәмнәр» әсәре 1921-1922 елларда Идел-Уралда булган котычкыч ачлыкны тасвирлый. Әлеге әсәрдә Ачлык — төшенчә түгел, яман персонаж. Бер гаилә үрнәгендә Галимҗан Ибраһимов ачлыкка дучар кешенең кешелеклелектән чыгуы, адәми зат булудан туктавын, рухи үлүен — бик нечкә итеп, адымлап сурәтләп бирә.
⠀
«Адәмнәр» повесте курчак театрында аеруча яңгыраш таба. Кешелеклелектән чыккан адәм — җансыз курчак кебек. Курчакка җан өрү өчен аның артында һәрчак тере кеше кирәк.

«АДӘМНӘР (на татарском языке)», комментарии: